Реклама
Азнакайда коронавирус йоктыру очрагы теркәлмәде.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 71 очрагы теркәлде. Аларның 70 е вирус йөртүчеләрдән йоккан. 24 кеше сырхауханәгә салынган, 47 се өйдә дәвалана.
Авыручыларның 45 е Казанда, 17 се Яр Чаллыда. Азнакайда коронавирус йоктыру очрагы теркәлмәде.
Шулай итеп, 21 майга Татарстанда вируслы 2546 кеше теркәлде, аларның 1452 се савыккан.
Әлегә кадәр моннан алдагы тәүлектә 75 кешедә коронавирус ачыклануы турында язган идек.
Фото: https://pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз