Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатларында 2020 елның 30 сентябренә кадәр түләү вакыты чыгучы Россия Федерациясе субьектлары законнары тарафыннан билгеләнгән социаль яклау чараларын күрсәтү вакыты 2020 елның 1 октябренә кадәр озайтылды.
Кабат гариза бирмичә түбәндәге түләүләр башкарылачак:
– айлык акчалата юл йөрү түләүләре;
– хезмәт ветераннарына социаль яклау чаралары;
– 16 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие;
– балалар бакчасында тәрбияләгән өчен әти-әниләр түләүләренә өлешчә компенсация;
– даими карауга мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид-балага айлык өстәмә акчалата түләү;
– беренче бала туу (уллыкка алу) уңаеннан айлык түләү;
– хроник бөер авыруы һәм онкологик авырулардан интегүче затларга дәвалау урынына юл чыгымнарын компенсацияләү.
Торак-коммуналь хезмәтләргә субсидияләр хакында РФ норматив хокукый актлары кабул ителгәч өстәмә мәгълүмат җиткереләчәк.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев