Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Саклану чараларын күрик

Районның бүген узган санитар-эпидемиология комиссиясе утырышы бүгенге көндә дөньякүләм килеп туган коронавирус белән бәйле хәлгә, эпидемиядән саклану чаралары күрүгә багышланды.

Безнең районда бу чирнең бер генә очрагы да юк. Районда яңа коронавирус инфекциясеннән саклану, эпидемиологик хәлне катлауландырмау максатында комиссия электрон массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка грипп, ОРВИ һәм коронавирус инфекциясеннән профилактик чаралар турында аңлатулар алып бару, халык күп йөргән җирләрдә буклет-брошюралар тарату, 15 апрельгә кадәр мәдәни, спорт, башка массакүләм чараларны туктатып тору, халыкны чит илләргә барудан тыелып торуга чакыру турында карар кабул итте. Чит илләрдән кайтучылар 14 көн карантинда булырга тиеш. Эпидемия таралган илләрдән кайтучыларның һәм алар хакында хәбәрдар булганнарның Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә 9-36-01, 7-14-80, 9-30-83 телефоннары аша җиткерүе сорала. Районның аптека учреждениеләрендә профилактик чаралар, даруларның җиткелекле булырга тиешлеге ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев