Коронавирустан терелгән ике азнакайлы РКБ дан чыкты
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Коронавирустан терелгән ике азнакайлы РКБ дан чыкты

Бүген республика клиник хастаханәсеннән коронавирустан савыккан дүрт кешене чыгардылар. Аларның икесе - азнакайлылар.


- Алар үзләрен яхшы хис итә, әмма чирдән курку хисе калуын яшермиләр, шуңа да журналистлар белән сөйләшүдән баш тарттылар, - дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Бүген республикада коронавирус авыруының тагын 70 очрагы теркәлде. Алар арасында азнакайлылар юк.


Нет комментариев