Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Коронавирус аркасында Азнакай күпфункцияле үзәге эш шартларын вакытлыча үзгәртә

Киләсе атнада күпфункцияле үзәкләр яңа документлар кабул итүне туктатачак.

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда, шул исәптән Азнакайда, күпфункцияле үзәк офислары элек кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк,  яңа документлар кабул ителмәячәк.

Россия Президентының «Россиядә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы указы нигезендә, коронавирус авыруы таралу куркынычын булдырмас өчен, республика Хөкүмәте тиешле карар кабул итте.

Колл-үзәк исә гадәти режимда эшләячәк, хезмәткәрләр халыкка 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча консультация бирәчәк.

Паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмә һәм өземтә (выписка) кебек беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне алу өчен гозерне дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев