Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Каты чикләүләр кертү Азнакайда да Covid-19 вирусы йоктыруны киметте

22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортында йөрүдә QR-кодлар кертелде. Бу исә, үз чиратында, уңай нәтиҗәләрен бирә.

Безнең Азнакай районында да шәһәр эчендәге һәм шәһәр яны автобус маршрутларында QR-кодларны күрсәтү таләбе куелды.

–Пассажирлар саны бераз кимесә дә, әлеге таләпне үтәргә тиешбез. Берәүне дә QR-кодсыз автобус салонына уздырмыйбыз, – диләр кондукторлар. – Аның каравы, коронавируска чик куелыр, монсы барыбыз өчен дә иң беренче чиратта кирәк.

Әлбәттә, әлеге таләп белән килешмәүчеләр дә очрый, әмма андыйлар сирәк. Алай шәһәр автобусларында “чп”ларның күзәтелгәне юк, бездә халык аңлы.

Табибларның әйтүенә караганда, җәмәгать урыннарында чикләүләр кертү уңай нәтиҗәсен бирә: район үзәк сырхауханәсендә ковид белән авыручылар сизелерлек кимегән.

Аннары, шундый каты чикләүләр кертү вакцина ясату темпын да арттырган. Бүгенге көндә районда коронавирустан вакцинацияләү киң җәелдерелде. Зур яшьтәге 33 меңгә якын кеше, шул исәптән 60 яшьтән өлкән 8 меңнән артык райондашыбыз прививка ясатып өлгергән.

Вакцинация сайты мәгълүматлары буенча, Татарстан ковидка каршы вакцина ясатуда Россия төбәкләре арасында 6 нчы урынга менгән, әле кайчан гына 64 нче урында идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев