Әгерҗелеләр үзизоляциядә ниләр эшли? (ФОТО+ВИДЕО)
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Әгерҗелеләр үзизоляциядә ниләр эшли? (ФОТО+ВИДЕО)

Үзизоляция чорында һәркем үзенә нинди дә булса шөгыль таба. Районыбызның Әгерҗе авылында яшәүчеләр дә вакытны файдалы үткәрү әмәлен беләләр.

Мәдәният хезмәткәре Гөлнара Габдрәкыйпова алар белән даими элемтәдә: кул эшләрен бәяли, кәефләрен күтәреп, әңгәмә кора... Ямгинә Бикмөхәммәтова, Мәдинә Хатыйпова, Рүзилә Кәримова, Фидалия Нәгыймова апалар нинди генә кул эшләре тотмыйлар! Алар оныкларын да эшкә өйрәтә, аларның он-лайн укудан соң вакытын шулай ук файдалы, нәтиҗәле, кызыклы итәргә тырышалар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев