Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

“Бердәм Россия” әгъзалары табибларга ковидтан соң тернәкләнүгә юлламалар бирде

Татарстанның “Бердәм Россия” бүлеге 65 яшьтән өлкән яшьтәге амбулатор-клиника хезмәткәрләренә ковидтан соң тернәкләнү үтү өчен юлламалар тапшырды.

Республикада 17 муниципаль берәмлектә мондый юлламаларны 44 белгеч алды.

Безнең Азнакай районында бу юлламаларга участок табибы Рәмзис Сираҗетдинов һәм шәфкать туташы Гүзәлия Насруллина ия булды. Аларны тантаналы төстә район башлыгы, “Бердәм Россия” җирле бүлекчәсе секретаре Марсель Шәйдуллин тапшырды.

–Сез безнең 40 елдан артык азнакайлылар сәламәтлеге сагында торган олы тәҗрибәле, райондашларыбыз хөрмәтен казанган белгечләребез, – диде Марсель Зөфәр улы. – Коронавирус афәте сезнең хезмәтнең никадәр авыр, җаваплы һәм изге булуын тагын бер кат күрсәтте. Санаторийга барып ял итеп, сихәтлегегезне ныгытып кайтыгыз. Гаиләләрегезгә иминлек, бәхет телибез!

Сүз уңаеннан, узган елда да партия әгъзалары медицина хезмәткәрләренә хәйрия ярдәменә бер көнлек хезмәт хакларын күчергән иделәр.

Фото: aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев