Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакайда үзизоляция режимын бозучыларны җаваплылыкка тарталар

Бүген Республика  Президенты Рөстәм Миңнеханов, изоляция режимын бозучы кешеләрне ачыклау өчен, Татарстан шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты. 

Мәгълүм булганча, 2 апрельдән Татарстан буенча махсус рөхсәтсез хәрәкәт иткән өчен штраф сала башладылар. Әмма шуңа да карамастан, урамда  йөрүчеләр кимеми. 

Чит илдән кайтып, 14 көнлек карантинда булучыларның закон таләпләрен бозулары бигрәк тә аптырата. Андый кешеләргә штрафларның да саллы булуын искәртеп үтәргә кирәк.

Хокук сакчылары шулай ук белешмәсе яки СМС-рөхсәте булмый торып та, урамда йөргән азнакайлыларны да җавапка тарта. 

– Баштагы вакытта аңлашылмаучылыклар килеп чыкса да, хәзер күпчелек азнакайлылар вәзгыятьне аңлап кабул итә. Барыбыз да сабыр һәм бер-беребезгә илтифатлы булсак иде. Үз сәламәтлегебез турында кайгыртып, үзизоляция таләпләрен үтәсәк иде, – ди полиция начальнигы урынбасары сирин Райманов. 

Бүгенге рейд вакытында да хокук сакчылары халык арасында аңлату эшләре алып барды. Әти-әниләреннән башка урамда йөргән балаларга кисәтү ясалды.

Шәһәргә керү һәм чыгу юлларында урнашкан постларда бүген машиналар аеруча күп иде. Хәзер һәр белешмә, СМС-рөхсәттә килгән уникаль код махсус базага кертелә, бу карантинда булып та, урамда йөрүчеләрне ачыкларга да ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев