Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакайда үзизоляция режимын бозган 20 кешегә штраф салынган

2 апрельдән Татарстан буенча махсус рөхсәтсез хәрәкәт иткән өчен штраф сала башладылар.

Бу көннәрдә полиция вәкилләренә эш тагын да өстәлде: алар изоляциядә һәм карантинда утыручыларны тикшерә. 

Чит илдән кайтып, 14 көнлек карантинда булучыларның закон таләпләрен бозулары бигрәк тә аптырата. Башкаларны куркыныч астына куеп, өйдә утырыр урынга, урамга чыккан ике азнакайлыга карата беркетмә төзелгән. Монда штрафларның да саллы булуын искәртеп үтәргә кирәк.

Хокук сакчылары шулай ук белешмәсе яки СМС-рөхсәте булмый торып та, урамда йөргән 20 азнакайлыны да җаваплылыкка тарткан. 

–Мондый рейдлар алга таба да уздырылачак. Кичке якта шәһәрдәге парк-скверлар аеруча ныклы контрольдә булачак, – ди полиция начальнигы урынбасары Сирин Райманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев