Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда соңгы тәүлектә коронавирус очрагы теркәлмәде

    Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланды.

    Берсе генә читтән кайтучыда, калганнары аны йоктырган.

    Иң күп очрак башкалада – 24, Яр Чаллыда аннан бергә генә ким. Калганнары районнарда. Азнакайда бер генә очрак та теркәлмәде. Әмма тынычлап йөрергә ярамый, битлек, перчаткаларны салмыйк, җәмәгать.

    Шулай итеп, Татарстанда чирләүчеләр саны бүгенгә 2621 гә җитте.

    Әлегә тикле моннан алдагы тәүлектә республикада 71 кешедә коронавирус табылу турында язган идек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: