Азнакайда сан алучылар барлык саклык чараларын күрә
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакайда сан алучылар барлык саклык чараларын күрә

Татарстанда халык санын алуда катнашачак затларның 70 проценты вакцина ясаткан яки инде авыруны үткәргән кешеләр.

“Безнең Азнакай районында бу кампанияне үткәрүчеләр маскалар, перчаткалар белән тулысынча тәэмин ителәчәк, алар белән коронавируска каршы профилактик чаралар турында аңлату эшләре алып барылды, – диделәр районның статистика бүлегендә. – Арада авыруны кичергәннәр дә бар. Вакцина ясату дәвам итә”.


Нет комментариев