Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда подъездларда дезинфекция үткәрәләр

    Эпидемиологик хәл уңаеннан Азнакай шһәренең идарәче компанияләре көн саен күп фатирлы торак йортлар подъездларында дезинфекция үткәрәләр.

    «Универсал-Азнакай» (224), «Кватал-28» (156), «Жилсервис-Азнакай» (162), «Наш дом Восход» (281) идарәче компанияләре карамагында барлыгы 823 подъезд бар.

    Аларда һәр көнне 12.00 сәгатькә кадәр тышкы ишекләр, домофоннар, почта әрҗәләре, тәрәзә тупсалары, баскыч тоткалары эшкәртелә, идәннәр чистартыла.

    Шәһәр башкарма комитеты күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләрнең хәлне аңлап, җыештыручылар хезмәтенә хөрмәт белән карауларын сорый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: