Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакайда коронавирусның икенче очрагы теркәлде

Районда бу авыруның бер очрагы теркәлүе турында хәбәр иткән идек инде.

Ул чит илдән кайткан кеше, карантин срогы ахырында тест уңай күрсәтте. Аның ире дә табибларның даими контролендә торды. Соңгы анализ анда да вирус булуын күрсәтте, райондашларның икесе дә махсус үзәккә җибәрелде.

–Җирлегебездә теркәлгән бу очраклар барыбызны да сагайтырга тиеш, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларга мөрәҗәгатендә. – Чит илләрдән, шулай ук Мәскәү, Петербург шәһәрләреннән кайткан кешеләр мәҗбүри рәвештә ике атналык карантин үтәргә бурычлы. Татарстан хөкүмәте 14 апрельдән алып, санитария хәле яхшырганга тикле аларның катгый рәвештә 14 көн буена үзизоляциядә булырга тиешлеге турында карар чыгарды. Бу таләпләр алар белән бергә яшәүчеләргә, аралашкан кешеләргә дә кагыла. Алар, чирнең беренче билгеләре күренүгә үк, өйләренә табиб чакыртырга тиеш. Хөрмәтле азнакайлылар! Тагын бер кат сезнең барыгызның да үзегезне һәм якыннарыгызны сакларга, профилактика таләпләрен катгый үтәргә чакырам! Мөһим сәбәпләр булмаганда, чыгып йөрмәгез, өйләрдә генә утырыгыз! Бу иң беренче чиратта һәркемнең үзе өчен һәм якыннары, шушы җирлектә яшәгән барлык кешеләр исәнлек-саулыгы, иминлеге өчен кирәк.

Әлегә кадәр коронавирус белән бәйле рәвештә Татарстан хөкүмәтенең халыкның дини учакларга, зиратларга баруларын чикләү турындагы карары бирелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев