Азнакайда коронавирусның 2 очрагы теркәлде
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакайда коронавирусның 2 очрагы теркәлде

4 февральдә Татарстанда коронавирус йоктыруның 83 очрагы ачыкланды.

25 кеше дәвалануга салынды, 58 кеше аны өйләрендә үтә.

Иң күп авыручылар Казанда – 48 кеше. Яр Чаллыда – 7. Калганнары районнарда, шул исәптән, безнең Азнакай районында да 2 яңа очрак теркәлде.

Шул рәвешле, республикада бу көнгә коронавирус авыруы 16385 кешедә табылды. 12881 кеше әлеге авырудан терелде, шул исәптән узган тәүлектә 69 кеше.


Нет комментариев