Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакайда коронавируска каршы штаб төзелде

Районда коронавирус таралуга юл куймау буенча штаб төзелде. Аның белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелек итә.

19 мартта узган утырышта әлеге көнүзәк мәсьәлә тикшерелеп, саклык чаралары расланды.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов белдергәнчә, районда хәл тотрыклы. Һәр мөрәҗәгать итүчедән коронавируска анализ алына, әлегә чир йоктыру очрагы теркәлмәгән.

Роспотребнадзор территориаль бүлеге җитәкчесе Илдар Дружков чыгышыннан күренгәнчә, барлык оешмаларда профилактик чараларның үтәлеше тикшерелә. Чит илдән кайтучылар теркәлеп, 14 көн дәвамында өйдә торып күзәтүгә алына. Штаб азнакайлыларны чит илгә чыгулардан тыелып торырга һәм аннан кайтучылар хакында 9-36-01 телефоны буенча хәбәр итәргә чакыра.

Өйдән чыга алмаучы ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр продукция, дарулар кайтарту буенча социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең кайнар линиясенә 7-19-04 телефоны буенча шалтырата ала.

Шулай ук килеп туган хәл буенча сораулар белән кайнар линиягә – 7-24-82 номерына шалтыратырга мөмкин.

Районда планлаштырылган барлык массакүләм мәдәни чаралар 15 апрельгә кадәр кичектерелә.

Мәктәпләрдә укучылар 19 марттан 31 мартка кадәр каникулга китте. Әти-әниләр белән мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында саклык чаралары буенча инструктаж үткәрелде.

Бу көнне шулай ук район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин шәһәребездәге эре һәм вак сәүдә нокталары, аптекалар вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Продукция һәм дару препаратлары буенча борчылыр урын юк. Кибет киштәләре барлык төр продукция белән тәэмин ителеп тора, дип белдерделәр сәүдә нокталары вәкилләре. Аптекаларда маскаларга гына кытлык, ә башка төр препаратлар шулай ук җитәрлек дәрәҗәдә һәм өзеклекләр булмаячак.

Айдар Хәлиуллин һәр учреждениедә саклык чараларын күрүне, дезинфекция үткәрүне сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев