Соңгы тәүлектә Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны 37 булган.
Аларның 36 очрагында чир кешеләрнең бер-береннән йоккан. 14 авырулы сырхауханәгә салынган, калганы өйдә дәвалана.
Безнең Азнакай районында әлегәчә күзәтелмәгән рекордлы сан – бер тәүлектә 8 кеше коронавирус йоктырган. Коронавирустан саклануның иң яхшы чарасы – вакцина ясату. Аның өчен алдан табиб кабул итүендә булырга һәм үзегезгә җайлы ысул белән (дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы, 122 номеры, МФЦ аша, поликлиникага шалтыратып) язылырга кирәк.
Нет комментариев