Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда коронавирус йоктыручы юк

    ​​​​​​​Бүгенге көнгә Татарстанда теркәлгән коронавирус очрагының 84 е – аны башкалардан йоктырган кешеләр.

    Һаман да иң күп очрак Казанда теркәлә. Апас районында да рекорд – 20 кеше авырган. Безнең Азнакай районында коронавирус очрагы узган тәүлектә теркәлмәде.

    Пандемия башыннан алып, бүгенге көнгәчә Татарстанда 1919 кеше коронавирус белән авырган. Аларның 740 савыккан. Соңгы тәүлектә савыгучылар саны 100 кеше тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: