Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакайда битлек-перчатка режимын тикшерү дәвам итә

Татарстанда, шул исәптән районда, 12 майдан халык сәүдә объектларында, җәмәгать транспортында һәм таксида битлек  һәм перчатка киеп йөрергә тиеш.

Әлеге таләпнең  үтәлешен полиция вәкилләре даими контрольдә тота. 

Бүген кибетләргә битлек-перчаткасыз керүче, җәмәгать урыннарында саклык чараларын күрмәүчеләрнең саны аз булса да, хокук бозучылар да очрап тора. 

Закон нигезендә, кибеттә саклану чаралары кулланмаган сатып алучы хезмәт күрсәтүчеләргә дә штраф каралган. Чираттагы рейд барышында кибет хуҗаларына да беркетмәләр төзелде. 

– Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында көн саен рейдлар уздырыла. Хокук бозу ачыкланган очракта, полиция хезмәткәрләре берткемә төзи, ә штраф салу турындагы карарны суд кабул итә, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Марата Сибәгатов. 

Хокук сакчылары җәмәгать транспортында йөрүчеләрнгең дә саклану чараларын куллану-кулланмавын тикшереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев