Республикада 18 декабрьгә COVID-19 ның 97 яңа очрагы теркәлде.
Аларның иң күбесе Казанда – 48 очрак. Аннан кала Чаллыда – 11 очрак һәм инде башкалары республикабыз район-шәһәрләрендә. Шул исәптән, 3 очрак үзебезнең Азнакай районында теркәлгән.
Пандемия башыннан җирлегебездә коронавирус диагнозы расланганнар саны 29 га җитте. Алар барысы да табиблар күзәтү астында булып, дәвалану алды. Бүгенге көндә 4 авыру дәвалануын дәвам итә.
Нет комментариев