Азнакайда балалар бакчалары эшли
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакайда балалар бакчалары эшли

Коронавирус уңаеннан киләсе атнада илдә карантин игълан ителде. Әмма кайбер предприятие-учреждениеләр эшләүләрен дәвам итәләр. Бу балалар бакчаларына да кагыла.

– «Балалар бакчалары штатлы режимда эшли. Әлегә туктатырга дигән карар кабул ителмәде.  Алар азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителгәннәр. Дөрес, бакчага йөрүче балалар саны кимеде. Баласын өйдә тоту мөмкинлеге булган әти-әниләр саклык чараларын күрәләр», – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.


Нет комментариев