Бу көннәрдә районыбызның үзәк сырхауханәсе нинди режимда эшли, биредә хәл торышы ничек? Әнә шул сорауларга җавап бирүен үтенеп, баш табиб урынбасары Рашат Хуҗинга мөрәҗәгать иттек.
Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде:
–211 койкалы сырхауханәдә бүгенге көндә 162 кеше дәвалану ала. Буш урыннар тудыру, гинекология һәм гериатрия бүлекләрендә. Салкын тиеп авырган 17 кешенең 12 се – балалар. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә соңгы атнада 528 чакыру булды. Аларның 94 сенә (шулардан 37 балага) ОРЗ, 6 кешегә инфаркт, 4 кешегә кан-тамыр авыруы диагнозы куелды. 67 зур кеше, 11 бала стационарда дәвалануга салынды. Районда коронавирус инфекциясе белән авыруның бер генә очрагы да теркәлмәде. Үзәк сырхауханә гадәти режимда эшли.
Фото: архив
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев