Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

21 меңгә якын азнакайлы вакцина ясаткан

Районыбызда коронавируска каршы прививка ясау кампаниясе бара.

Бүгенге көнгә 22 меңнән артык доза вакцина кайткан. Аны 20 мең 731 азнакайлы инде ясатып өлгергән.

"Вакцина кайту дәвам итә. Аның белән бернинди өзеклекләр юк. Теләгән һәркем, табиб күрсәтмәсе нигезендә аны ясата ала", – ди баш табибның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимова.

Ул прививка алдыннан табибка күренергә кирәклегенә басым ясады. Температураны, кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәргә кирәк. Шуннан соң коронавируска каршы прививканың беренче компоненты ясалачак. Татарстанда ковидка каршы өч вакцина гамәлдә: «Спутник V», «ЭпивакКорона», «КовиВак». Бу препаратларның барысы да ике компонентлы. Прививканың икенче дозасы 21 көннән соң ясала.

Вакцинациядән соң 42 көн дәвамында, ягъни иммунитет формалашканчы, төп киңәшләрне үтәү бик мөһим.

Вакцинациягә Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев