Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Республикада 1000 гектарга якын мәйданда урман торгызылды

Быел Татарстанда 2480 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак.

Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, республикада «Экология» милли проекты нигезендә 850 гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылган. Урманнарны яңадан торгызуның  әлеге ысулы туфрак өслеген минеральләштерү юлы белән кыйммәтле токымнарны саклау һәм табигый яңарту өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елда урманнарны торгызу эшләре 2480 га мәйданда башкарылачак.

Узган ел “Татарстан Республикасында урманнарны саклау " төбәк проекты кысаларында 2304,6 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган.

Проект “Урман торгызу һәм урман үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасын булдыру һәм “Урман үсемлекләренең утырту материалы саны" күрсәткечләрен дә үз эченә ала. Быел план нигезендә 11,4 тонна орлык һәм 30,9 миллион данә орлык әзерләнергә тиеш.

Бүгенге көнгә  урман хуҗалыгы белгечләре барлыгы  529 кг орлык әзерләгән. Орлыкның күпчелеге август-сентябрь айларында җыелачак.

Фото: minleshoz.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев