Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Азнакай районында Кызыл китапка кертелгән канатлары бозланган ябалакны коткарганнар

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Азнакай районы буенча хезмәткәрләре канатлары бозланган соры ябалакны коткарган.

Хәбәр прокуратура хезмәткәрләреннән килә. Алар кошның туңганын һәм оча алмавын хәбәр итәләр.

Белгечләр аны җылыталар һәм карыйлар, җитди җәрәхәтләре булмый, үзен тыныч һәм яхшы хис итә. Шуңа бәйле рәвештә кошны табигый яшәү шартларына чыгарырга карар ителә. Хайван район урманнарының берсенә җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез: соры ябалак Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Төрле типтагы урманнарда яши. Шәһәр парклары һәм зиратлары территориясендә очрый. Даими рәвештә кешеләр яшәгән тирәлектә оя кора. Соңгы ун елда Әгерҗе, Әлмәт, Алексеевск, Апас, Арча, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе һәм Чирмешән һәм башка районнарда күзәтелә. Казан, Түбән Кама һәм Лениногорск кебек республиканың эре шәһәрләренә даими очып килүе билгеләнгән.

Чыганак:Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев