Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Корбан гаете белән котлады

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Хөрмәтле районыбыз һәм шәһәребез мөселманнары!

Ихлас йөрәктән сезне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Әби-бабаларыбыздан калган рухи байлыкка якынаю, әхлакый яктан камилләшү мөмкинлеге биргән изге Рамазан ае бар дөнья мөселманнарына бердәмлек шатлыгын бүләк итә. Корбан бәйрәме якыннарыбызга һәм тирәюньдәгеләребезгә мәрхәмәтлелек күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Быел без Корбан гаетен үзгә шартларда уздырабыз. Дөньякүләм пандемия барыбыз өчен дә ислам кыйммәтләренә тугрылыкның ныклыгын сынау булды. Һәр мөселман кардәшләребез аны намус белән үтте дип әйтсәк ялгыш булмас. Нинди авыр вәзгыятьтә дә Ураза ае вакытында җирлегебездә ифтар ашларын өйләргә тарату оештырылды, мохтаҗларга ярдәм күрсәтелде. Авыр вакытларда рух ныклыгы, сабырлык, тугрылык үрнәге күрсәткән һәр азнакайлыга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Күңелләрегездәге барлык якты уйлар һәм хыяллар тормышка ашсын. Әлеге изге бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, иминлек алып килсен. Ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, исәнлексаулык, күңелләребезгә әдәп, тәүфыйк биреп, хәерле, бәрәкәтле имин тормышлар насыйп итсен!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев