Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда хаҗилар очрашуы узды

Азнакайның  Зәңгәр мәчетендә хаҗилар очрашуы узды.

Әлеге очрашуда быел хаҗга барып кайткан азнакайлылар һәм 2019 нчы ел хаҗилары, мәхәллә мөселманнары, мөхтәсибәт вәкилләре, районыбыз җитәкчеләре һәм Казан, Перьм, Чаллы якларыннан килгән кунаклар катнашты.
Быел Азнакайдан изге гамәлне 21 кеше кылды. Хаҗга баручылар белән очрашулар да күркәм гадәткә әйләнде. Менә инде җиденче ел рәттән ерак сәфәрдән кайтучылар бергәләшеп җыела һәм хис кичерешләре белән уртаклаша. Азнакайлыларны хаҗга әзерлек эшләре белән Гөлшат ханым Шәйхулова һәм аның улы Азат Шәйхулов шөгыльләнәләр. Шуны искәртеп китик, ерак изге сәфәргә чыкканчы, булачак хаҗиләр Зәңгәр  мәчеттә укуларга йөри. Биредә аларны хаҗның нечкәлекләренә өйрәтәләр. 
Хаҗилар очрашуы тәмле итеп әзерләнгән табын артында, матур мәҗлестән башланып китте. Биредә махсус килгән хаҗ программасы җитәкчеләре Ясир һәм Мөхәммәд Хәмед әфәнделәр хаҗ кылу тәртипләре, юл мәшәкатьләре, Гарәбстандагы Мәккә белән Мәдинә шәһәрләрендә яшәү шартлары турында үзләре күргән-белгәннәрен сөйләделәр. Аларга бирелгән төрле сорауларга җавап бирделәр.
Район советының аппарат җитәкчесе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин хаҗиларны ерак сәфәрдән исән-имин кайтулары белән котлады һәм азнакайлыларның хаҗ сәфәрен оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов  быел хаҗга өченче тапкыр барып кайткан: “Быелгы хаҗ – Аллаһы Тәгалә бүләге.Ул җәйнең иң кызу вакытына( 27 июнь – 20 июль көннәренә) туры килсә дә, Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән, сизми дә калдык, шул кадәр җиңел башкарылды,”-ди ул.- Изге җирләргә барып җитү белән Гарәфә иңкүлегендәме, Рәхмәт тавы итәгендә дисеңме - һәрвакыт догада булдык. Корбан һәм тәваф-ифада гамәлләрен дә үтәдек. Хаҗ сәфәре дәвамында безнең өчен тәҗрибәле төркем җитәкчеләре тарафыннан төрле укулар, дәресләр дә үткәрелде әле. Шунысын да әйтергә кирәк, без, хаҗга баручылар, барыбыз да туганлашып та беттек. Бер гаилә булып бардык, бер гаилә булып кайттык,”- дип Нәфис хәзрәт сөйләвен дәвам итте. Хаҗга баручыларга киңәшләрен дә җиткерде: “Иң беренче булып ният кылырга кирәк. Аллаһы тәгалә җаен бирә ул, инша Алла!”

Хаҗиләр очрашуы бик күңелле һәм җылы шартларда үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев