Азнакай Үзәк мәчетендә мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләре өчен семинар-киңәшмә үтте
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай Үзәк мәчетендә мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләре өчен семинар-киңәшмә үтте

Азнакай районы Имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин укытучыларны укыту программасындагы яналыклар белән таныштырды.

Шулай ук "Зәңгәр мәчет" Имам - хатыйбы Нәфис хәзрәт Хакимов, "Ак мәчет" Имам - хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Галимов, "Ак мәчет " остазбикәсе Гөлшат ханым, "Азнакай нуры " мәчете остазбикәләре Сөмбел абыстай, Гөлсинә абыстайлар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Укытучыларга бүләккә Коръәни Кәримнең татар телендәге тәфсире тапшырылды.

Очрашу Коръән укып, дога кылу белән табын артында төгәлләнде.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев