Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате

​​​​​​​Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Сезне ихлас күңелдән изге Рамазан ае белән тәбрик итәм! Рамазан ае – айларның солтаныдыр. Аны чиста күңел, изге ниятләр белән каршылыйк, гөнаһ-хаталарыбызга тәүбә итик. Аллаһының рәхмәте, мәрхәмәте арта торган әлеге көннәрне файдалы уздырыйк.  

Раббыбыз күңелләребезгә миһербан биреп, изге гамәлләр кылырга ярдәм итсен иде. Олы җанлылык күрсәтергә, мохтаҗларга, ятимнәргә, инвалидларга, ялгыз өлкәннәргә ярдәм кулы сузарга насыйп булсын. Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә бу аеруча мөһим. Бер-беребезне хөрмәтләп, үзара ярдәмләшеп, үрнәк булып яшик. Аллаһы Тәгалә туган җиребезгә тыныч, имин тормыш насыйп итсен, бәрәкәтен бирсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын. Изге Рамазан ае  барчагызга да иминлек һәм күңел тынычлыгы китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев