Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай мәчетләрендә балалар өчен лагерьлар эшли

Бүген шәһәр мәчетләре каршында балалар өчен лагерьлар эшли.

Зәңгәр мәчеттә оештырылган өч атналык лагерьга 43 бала йөри.

– Балаларга укытучыларыбыз ислам дине нигезләрен бирә. Моннан кала, алар беренче ярдәм күрсәтү серләренә дә төшенә, кул эшләре белән дә шөгыльләнә, хезмәт дәресләре дә керә. Балалар үз куллары белән сыерчык оялары ясадылар, аларны мәчет территориясендәге агачларга элдек. Туклану да оештырылган, пешекчеләребез азыкны төрләндереп, бик тәмле аш-сулар әзерлиләр, – ди Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов.

Узган атнаның җомгасында балалар шагыйрә Илмира Сәлахова белән очраштылар. Лагерьга йөрүчеләр аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

– Мәчеттә телебезне саклауга, аны үстерүгә зур игътибар бирелә икән, шуңа бик шатланып кайттым.  Биредә бүген, чыннан да, сокланырлык тормыш гөрли. Уку барышында бик күп яңалыкларга өйрәнгәннәр, кул эшләренең күргәзмәсе һәм кече Сабантуй да оештырылачак икән, – ди Илмира Сәлахова.

– Телебезне саклау – һәркемгә бәйле. Шуңа мондый очрашуларны даими оештырырга тырышабыз, – ди Нәфис хәзрәт тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев