Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда татар зыялылары турында язылган мәгълүмати такталар куелды

Азнакайның «Тарсус» паркында татар иҗтимагый тормышында һәм аның мәдәнияте тарихында зур роль уйнаган шәхесләр хакында мәгълүмат такталары куелды.

Әлеге такталарда татар зыялылары Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Кол Шәриф, Кол Гали, Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Галиәсгар Камал һәм якташларыбыз Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова кебек шәхесләр турында татар һәм рус телендә мәгълүматләр белән танышырга мөмкин.

“Вакытны да, көчне дә кызганмыйча үткәннәрдә казынып, китапханә архивларында эзләнеп, бүгенге азнакайлыларга, киләчәк буыннарга татарлык, тел турында мәгълүмат җиткерү максатыннан эшләнде бу эш. Бу зур эшне Азнакай район җитәкчелеге һәм шәһәрнең архитектура һәм инфраструктура үсеше бүлеге белән берлектә башкардык, -ди "Зәңгәр мәчет"нең имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов.- Максатыбыз изге – мәгълүмат туплап, аларны башкалар белән бүлешү, халык хәтерен яңарту. Кеше үзенең телен, нәселен, милләтен белергә, аның белән горурланып яшәргә тиеш. Минемчә, бу мәгълүмат стендларын тәрбияви энциклопедия дип тә атап булыр иде. Бүгенге, киләчәк буынны тәрбияләр өчен бу бик кирәк.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев