Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районы башлыгы хәйрия кичке ашы уздырды

Изге Рамазан аенда районның шәһәр һәм авыл мәчетләрендә һәр көнне ифтар мәҗлесләре үткәрелә.

14 март көнне Азнакай шәһәренең  район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән «Ак» мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырылды. 

Хәйрия кичәсе 200дән артык якташыбызны җыйды. Район һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре, имамнар, ураза тотучы якташлар кичке ашка җыелдылар.

Район башлыгы үзенең чыгышында барысын да изге Рамазан ае белән котлады, һәр йортка тынычлык, муллык һәм баракат теләде.

Хәрбиләрнең әниләренә, хатыннарына билбау белән баш иеп, кичәдә булганнарга рахмат сүзләрен җиткерде. Рамазан чын мәхәббәткә, тигезлеккә һәм бердәмлеккә өйрәтә, ярлылар һәм байлар арасындагы чикләрне юкка чыгара, күңелләрне өметкә тутыра, җаннарны тәртипкә сала һәм сабырлык бирә.

Рамазан аенда ифтар үткәрү – изге эш. Район мөхтәсибе Азат Талибуллин район башлыгы Марсель Шәйдуллинга оештырган ифтар өчен рәхмәтен белдерде. Ул чыгышында мөселман уразасы аеның фазыйләтләре, яхшы эшләр кылуның әһәмияте турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев