Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДЕПУТАТ КАБУЛ ИТҮЕ

Депутат азнакайлыларны кабул итте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов сайлаучыларын кабул итте.

«Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә узган чарада район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин да катнашты.

Нәҗип Нәкыйпович һәм район җитәкчеләре һәммәсен игътибар белән тыңладылар. Гозерләр шәхси характерда иде. Г. ханым махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган улы, ә С. ханым оныгын эзләүдә ярдәм сорап килгәннәр.

«Бик авыр хәл, миңа мондый сораулар таныш. Мөмкин булганның барысын да эшләячәкмен», – диде Нәҗип Нәкыйпович. Ул шулай ук инвалид баласы белән торак алу гозере буенча килгән Л. ханым мәсьәләсен дә өйрәнәсен әйтте. Депутат һәм җитәкчеләр әнә шулай кешенең хәленә кереп, битараф калмыйча ярдәм итү мөмкинлекләрен эзләделәр. Гозерләрнең берсе дә игътибарсыз калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев