Депутат азнакайлыларны кабул итте
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов төрле сораулар белән килгән 12 азнакайлыны кабул итте.
«Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә узган чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты.
Алмаз Җәүдәт улы һәм Айдар Хәләфетдин улы һәммәсен игътибар белән тыңладылар. Гозерләр арасында коллектив һәм шәхси характердагылар да бар иде, әмма күпчелек сайлаучы сәламәтлекләре чикле якыннарына дарулар алу, операциягә бару һәм башка максатларда матди ярдәм сорап килгәннәр.
Күрсәтелгән матди ярдәм бүгенге кыйммәтчелек заманында чыгымнарны капларга җитми, әлбәттә. Шуңа да депутат һәм җитәкчеләр сайлаучыларга ничек тә булса ярдәм итәргә, башка төр вариантларны да эзләргә, җаваплы җитәкчеләр белән элемтәгә керергә дә сөйләштеләр.
Элек-электән кешеләр бер-берсенә ярдәм кулы сузган. Кайчагында акча гына түгел, бер-берең белән уртак фикергә килеп сөйләшү дә проблемаларны хәл итә ала. Депутат һәм җитәкчеләрнең кешенең хәленә кереп, битараф калмыйча ярдәм итәргә омтылуы куанычлы күренеш. Гозерләрнең берсе дә игътибарсыз калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев