ТР Дәүләт Советы Нәҗип Хаҗипов район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә халыкны кабул итү уздырды.
Бу юлы депутат кабул итүендә үз сорау-гозерләре булган дистәгә якын азнакайлы катнашты.
Нәҗип Хаҗипов һәм Марсель Шәйдуллин һәр мөрәҗәгатьне тирәнтен өйрәнеп, аны хәл итүдә районның оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, белгечләрен дә җәлеп итеп, канәгатьләнү алырлык җаваплар бирделәр. Вакыт соралганнары буенча да эш йөртеләчәге хакында җиткерелде.
Нет комментариев