30 июнь 2015 яңалыклары
-
Сез “Маяк”ны нинди максатларда кулланасыз? Бәйгедә катнашырга чакырабыз!
Сез "Маяк"ны нинди максатларда кулланасыз? Бәйгедә катнашырга чакырабыз! Газетабыз үзенең юбилеен каршылаганда без, редакция хезмәткәрләре, үзебезгә бераз шаян күзлектән карап алырга булдык. Газета укучыларыбыз арасында "Маяк" - файдалы" газета" дип аталган бәйге игълан итәбез. Сез "Маяк"ны нинди максатларда кулланасыз? Фантазияләрне эшкә җигеп, әйдәгез, конкурста катнашырга ашыгыгыз. Тудырылган могҗизаны фотога төшереп...
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
"Маяк"ның 85 еллыгына багышланган бәйрәм чарасына рәхим итегез
Хөрмәтле азнакайлылар, калабыз кунаклары! Сезне барыгызны да 10 июль көнне 17.00 сәгатьтә Ишкәев исемендәге ял паркында "Маяк" газетасының - 85, "Гөлстан" әдәби берләшмәсенең 55 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында көтеп калабыз. Шул ук мәйданда "Маяк" газетасы призына О.С.Мөхетдинов истәлегенә гер күтәрү турниры да узачак. Татар эстрадасының якты йолдызлары: Мөнир Рахмаев, Салават...
-
Азнакай район терлекчеләре көнгә 125 тонна сөт савып алалар
Терлек азыгы хәзерләүнең кызган чоры. Бүгенге көндә ( 30 июнь) районда 16 мең тонна печән, 36 мең тонна сенаж, 51 тонна яфраказык хәзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 9,7 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Районыбыз терлекчеләре көнгә 125 тонна сөт (бер сыерга көнгә 16,1 кг) савып алалар. Бүгенге көндә уракка...
-
Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл ветеранын 90 яше белән котлады
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин районның бер генә өлкән кешесен дә күз уңыннан калдырмый. Сугыш һәм тыл ветераннарын туган көннәре, юбилейлары, истәлекле даталар белән тәбрикләүләр дәвам итә. Шушы көннәрдә генә ул Зур Сукаеш авылында тыл ветераны Расиха Йосыпованы 90 яше белән тәбрикләп, бөтен район халкы исеменнән изге теләкләрен ирештереп кайтты. Фото...
-
Азнакай ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов “Россия Патриоты” истәлек медале белән бүләкләнде
Район ветераннар оешмасы яшь буынга патриотик тәрбия бирүне игътибар үзәгенә куеп, бу юнәлештә максатчан эш алып бара. Өлкәннәребезнең Җиңүнең 70 еллыгына әзерлектә керткән өлешен инде әйтәсе дә юк. Районда бер генә чара да шушы зур оешманы җитәкләгән Миргасим Кәримовтан башка узмый, дисәк тә ялгышмабыз. Ветераннарыбыз лидерының иҗтимагый активлыгы олыдан бәяләнде:...
-
Азнакай районы Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбе “Иң яхшы авыл мәктәбе-2015” Бөтенроссия конкурсында лауреат булды
Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбе "Иң яхшы авыл мәктәбе-2015" Бөтенроссия конкурсында лауреат булды. Коллективка истәлек медале һәм диплом тапшырылды. Конкурс "Россиядә заманча белем бирү проблемалары һәм перспективалары" VI Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында Санкт-Петербургта узды. Директор Радик Исламов белдерүенчә, мәктәп даими рәвештә инновацион технологияләр кертү, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру өстендә...
-
Азнакайдан Луиза Садриева “Аеруча казанышлары өчен” республика медале белән бүләкләнде
Быел Кәкре Елга мәктәбен тәмамлаучы Луиза Садриева "Аеруча казанышлары өчен" республика медале белән бүләкләнде. Ул унбер ел дәвамында бары "бишле"гә генә укыган, дәүләт имтиханнарын барлык фәннәрдән дә югары балларга биргән. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан