29 декабрь 2015 яңалыклары
-
Азнакай республика бәйгесендә җиңү яулады
Үткән атнада республика муниципаль берәмлекләренең съезды узып, анда "2014 елда республикада иң төзек торак пункты" бәйгесенә йомгак ясалды. Анда катнашучылар арасында арасында Азнакай шәһәре беренче дәрәҗә дипломга лаек булып, бәйгенең җиңүчесе итеп танылды. Икенче урын да безнеке - аны Актүбә бистәсе яулады. Бистәне яшелләндерүдә зур тырышлык куйган "Актүбә" муниципаль унитар...
-
Азнакайда үзәк чыршы ачылды
Татарстан мәйданындагы купшы чыршы шәһәребезгә бәйрәм рухы биреп балкып утыра. Яңа елны каршыларга бик җентекләп әзерләнгән. Якы-тирәсендәге кардан әкият сыннары, боздан корылмалар, уен аттракционнары әллә кайдан үзенә тартып тора. 28 декабрьдә әлеге үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Ул театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Ел символлары Сарык белән Маймыл, әкият геройлары,...
-
Азнакай МЧС хезмәткәрләре югары бүләккә ия булды
Россия МЧСы төзелүгә - 25, Татарстан Республикасы МЧСының 20 еллык юбилее, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан озак еллар намуслы хезмәтләре өчен 87 нче янгын частенең каравыл начальниклары Ленар Галәвов һәм Ленар Мәйлүнов, радиотелефонистка Гөлнара Исламова "Маршал Василий Чуйков" медале белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз! Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан
-
Азнакай районы Яңа Юл бистәсендә мунча янган
Узган якшәмбедә Яңа юл бистәсе шәхси хуҗалыгында янгын чыгып, мунча яна. Бинага шактый зыян килгән. Бәхеткә, һәлак булучылар юк. Статистика Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын чыгу очракларының күбәюен күрсәтә. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре игътибарлы һәм сак булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый сакларга кирәклеген искәртә. Ут чыгу очраклары булганда 01, ә кәрәзле...
-
Күктәкәдә әдәби кичә узды
Туган ягыбыздан бик күп күренекле шәхесләр калкып чыккан. Алар арасында язучылар, шагыйрьләр дә бар. Әдәбият елы кысаларында Күктәкә авылы китапханәсендә якташларыбыз Әнәс Кари, Флера Гыйззәтуллина, Нур Әхмәдиев, Марсель Галиев, Фәнис Исламов, Резеда Шәрипова китаплары буенча "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән кичә узды. Укучылар әдипләребезнең туган якка мәхәббәт белән сугарылган...