29 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай шәһәрендә наркоманиягә каршы акция узды
Азнакай Яшьләр үзәге наркоманиягә каршы көрәш чараларының төрле төрен нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Үзәк хезмәткәрләре район үзәк сырхауханәсенең профилактика кабинеты инструкторы Регина Реброва һәм шәһәр мәктәпләреннән җыелган волонтерлар белән берлектә Азнакай урамнарына чыгып, сораштыру үткәрделәр, файдалы мәгълүматлар тупланган буклетлар тараттылар. Фото aznakayevo.tatarstan.ru
-
КЫТАЙ ТАТАРЫ БАЗАРБАЙ БИКЧӘНТӘЕВ: ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛМӘҮ - ҮЗ АНАҢА ХЫЯНӘТКӘ ТИҢ - КЛИП
Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА Фото: Рамил Гали Базарбай Бикчәнтәев Кытайда туып үскән татар егете. Ул хәзер Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында академик вокал өйрәнә. Татарстан музыка сөючеләре өчен Базарбай Бикчәнтәев күптән таныш. "Кытай татары" ничектер җайлы гына татар музыка дөньясында үз урынын алды. Ул татар музыкасына этно юнәлешне, төрки дөньяның...
-
Янгын сүндерүчеләр һәрчак уяу булырга тиеш - Азнакай егете Ленар Галәвов
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Янгын сүндерүче һөнәренә Ленар Галәвов мәктәп эскәмиясеннән үк гашыйк була. 14 яшендә ул гамәли-янгын спорты белән шөгыльләнә башлый, республиканың көньяк-көнчыгыш янгын сүндерү командалары арасында узган бәйгеләрдә катнаша. 1998 елда Екатеринбург янгын-техник училищесында белем алучы егет янгын сүндерү бүлекләренең берсендә стажировка үткән чагында беренче тапкыр ялкын белән күзгә-күз очраша....
-
ИРТӘГӘ Азнакай Пенсия фонды идарәсе Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә
Азнакай Пенсия фонды идарәсе кеше хокуклары буенча район вәкиле белән берлектә 30 ноябрьдә 13.00-14.00 сәгатьтә Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Пенсия, хезмәт, торак закончалыгы һ.б. буенча сорауларыгыз булса, аларга бушлай консультация ала аласыз. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-50. Пенсионный фонд призывает жителей Азнакаево игнорировать мошеннические сайты
-
“Хәтирә” ансамбле җыр-моңга тартылучы азнакайлыларны үз сафларына чакыра - яшьләр
Азнакай шәһәре Мәдәният йортында өч дистә елдан артык "Хәтирә" ветераннар халык ансамбле эшләп килә. Аның составы һәрдаим яңарып тора. Җыр-биюгә сәләте булган пенсия яшендәге абый-апаларны "Хәтирә" үз сафларына чакыра. Шулай ук яңа хатын-кызлар вокаль ансамбле оештыру максатыннан җыр-моңга тартылучы яшьләрне дә көтеп калабыз. Белешмәләр буенча 8-917-232-18-32 номерына шалтырата аласыз. ФОТО...
-
Азнакайда Халыкара СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "кайнар линия" үткәрелә
1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Ел саен республикада аның белән авыруның яңа очраклары теркәлеп тора. Замана афәтенә каршы профилактик эшчәнлек кысаларында республиканың Роспотребнадзор идарәсе 27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр "Кайнар линия" акциясе үткәрә. Үзегезне кызыксындырган бу темага кагылышлы барлык сораулар белән 8(843)2385368 телефонына эш көннәрендә 9.00 -...