29 июнь 2015 яңалыклары
-
Актүбәнең иң оста шахматчылары көч сынашты
Гагарин исемендәге Мәдәният йортының "Ветеран" шахмат-шашка клубы нефть төбәгендә танылган шахматчы, элекке "Актүбәнефть" идарәсенең баш инженеры булган Владимир Заикин истәлегенә шахмат турниры уздырды. Бәйгедә аның кызы Светалана Заикина да катнашты. Ул әтисен онытмаулары өчен актүбәлеләргә тирән рәхмәтен белдерде һәм клуб рәисе Наил Латыйпов белән җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Беренче урынны Зөфәр...
-
Әсәй авылында яңа ФАП ачылды
Районыбызның Әсәй авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында район җитәкчеләре, авыл халкы катнашты. Шундый ук модульле пункт тиздән районыбызның Түбән Стәрле авылында да сафка басачак.
-
Азнакайда юл төзелешенә зур игътибар бирелә
Бу көннәрдә Азнакай - Әлмәт юлының Әгерҗе авылы борылышы тирәсендә юл төзелеше эшләре бара. " Республика программасы буенча биредә иске асфалть юл төптән үк яңасына алыштырыла һәм Әгерҗе авылына керү юлында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында да чаралар күрелә - юл киңәйтелә", - дип хәбәр иттеләр безгә төзүчеләр: "Татнефтедор" филиалы автомобиль...
-
Азнакай эшмәкәрләре ярдәм программаларыннан актив файдаланалар
Эшмәкәрләр күпсанлы федераль һәм республика программаларыннан актив файдаланалар. Агымдагы елның алты аенда гына да әлеге программалар буенча эшмәкәрләр тарафыннан 31 млн 639 мең 475 сум күләмендә финанс ярдәме алынган. Узган елның шул чорында исә 24 млн сум булган.
-
Азнакайда мәктәп укучылары өстәмә һөнәр дә үзләштерде
Бу көннәрдә Лениногорск политехника колледжында 40 укучыга авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә тракторчы-машинист; электр белән эретеп ябыштыручы, пешекче һөнәрләре буенча таныклыклар тапшырылды. 10 нчы сыйныф укучыларына бушлай һөнәр үзләштерү мөмкинлеге Азнакай районы җитәкчелеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, колледжның уртак хезмәттәшлеге, проекты нигезендә башкарылган.
-
Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде
Соңгы елларда юлларда җиңел машиналар саны артa. Моны Азнакай юлларындагы киеренке хәрәкәттән дә ачык күрергә мөмкин. Беренче карашка, мондый күренешкә шатланырга гына кирәк кебек. Халык машина ала икән, димәк, мул тормышта яши. Шул ук вакытта, күңелсез статистика турында да онытырга ярамый. Ел башыннан Россиядә теркәлгән 494 юл фаҗигасендә 78 кеше...