28 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайның 17 нче балалар бакчасы ярминкә уздырды
Табигатьнең иң матур, бәрәкәтле чоры. Бакчаларда мулдан яшелчә, җиләк-җимеш үсте, бәрәңге уңышы да шактый җыелды. Менә шушы муллыкны шәһәрдәшләребезгә дә өләшеп, Азнакайның 17 нче балалар бакчасы ярминкә уздырды. Бакча коллективы үз көчләре белән үстергән көзге уңышны әти-әниләргә, тирә-як күршеләргә, хезмәткәрләргә тәкъдим итте. Бәрәктле ярминкә һәркемне үзенә җәлеп итте, аның яныннан...
-
Өлкәннәр көнендә өлкәннәргә зур игътибар
Өлкәннәр көне - иң миһербанлы бәйрәмнәрнең берседер. Бай тормыш тәҗрибәсе булган, йөрәкләре аша күпне кичергән, үз җилкәләрендә күпне күтәргән апа-абыйлар, әби-бабайлар игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Әлеге бәйрәм уңаеннан 6800 ветеран муниципаль район башлыгы исеменнән котлау открыткалары алачак. Предприятие-оешмалары ликвидацияләнгән, башка җирләрдән күченеп кайткан җитмеш яшьтән өлкәнрәк 2350 кешегә район бюджетыннан...
-
Азнакай яшьләре хәрби әзерлеккә ия
"Алга, яшь армиячеләр!" республика хәрби-спорт уеннарының зона этабында районыбыз данын Руслан Салифов җитәкчелегендәге 5 нче мәктәп командасы лаеклы яклады. Команда хәрби-тактик ярышта һәм 60 метрга йөгерүдә - икенче, автомат коруда һәм граната атуда өченче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Ислам Ярмиев - беренче, Әминә Галиева, Айсылу Измайлова икенче урынны алдылар.
-
"Маяк"ка 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу бара
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...