28 февраль 2013 яңалыклары
-
Иң җитезләр, иң көчлеләр – кемнәр?
Узган атнада Әсәй авылында үткәрелгән авыл яшьләренең II кышкы Спартакиадасы гөрләп узды. Таңсылу САНИЕВА Бу көнне районның 26 авыл җирлегендә яшәүче 530 спортчы үз төбәкләренең данын яклады, иң көчлеләрне ачыклады. Ярышларны ачу тантанасына җыелган спорт сөючеләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп: "Спартакиаданы оештыру - кирәкле гамәл. Беренчедән, бу авыл...
-
«ТАТНЕФТЬ» ҖИҺАЗЛАРЫ - ЗАПОЛЯРЬЕДА
«Татнефть» ААҖнең Бөгелмә механика заводы «РусГазИнжиниринг Дәүләт концерны» өчен һава суыту аппаратлары блоклары җитештереп озатуга кереште. Бөгелмә механика заводы һәм «РусГазИнжиниринг Дәүләт концерны» арасында «Лукойл - Көнбатыш Себер» ЧҖҖнең Находка чыганагындагы өстәмә басым бирү компрессор станциясе (ДКС) өчен 9 һава суыту аппаратлары блогы җитештереп озату турында килешү 2012 ел азагында...
-
Бәяне халык бирде
Азнакай муниципаль район башкарма комитеты идарәләре, бүлекләре баш белгечләренең халык белән очрашуыннан һәм мәдәният йортында тәрбияләнүче балаларның искиткеч осталык белән башкарылган җыр-биюләреннән соң, Актүбә муниципаль берәмлегенең еллык эшенә йомгак ясау җыелышы бистә үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне тәбрикләү тантанасы белән башланып китте. Бүләкләрне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән...
-
Кыскача
26 февральдә район Советы бинасында ТРда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм барлык социаль учреждениеләр, хокук сагы органнары, хәрби комиссариат җитәкчеләре катнашты. Барлыгы сигез кеше мөрәҗәгать итте. Кайбер мәсьәләләр урында хәл ителде, берничәсен Сәрия Харис кызы үз күзәтүенә алды. ***...
-
Бердәм дәүләт имтиханнары якынлаша
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгәнчә, быел бердәм дәүләт имтиханнарының төп дулкыны 27 майдан башлана. Аны агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары, тулы гомуми белем программасын үзләштергән лицей, колледж, ПТУ, техникум укучылары, гомуми белемне чит илдә алган затлар тапшыра ала. Моның өчен аларга 1 марттан соңга калмый нинди фәннәрдән БДИ тапшырырга...
-
Ярышлардан тамашачы хозурланды
Узган якшәмбедә, Ватан сакчылары көне уңаеннан, Актүбә эшчеләр бистәсендә муниципаль берәмлек башлыгы призына хоккей ярышлары, шулай ук 1нче мәктәпне тәмамлаган, сугыш хәрәкәтләре вакытында Чечен Республикасында һәлак булган Айгиз Зәйнетдинов истәлегенә баскетбол турниры уздырылды. Әлеге чаралар бистәнең яшьләр советы башлангычы белән оештырылды һәм Актүбә бистәсе башкарма комитеты, муниципаль берәмлек депутатлары иганәлегендә...
-
Эшмәкәрллек терәге
Азнакай районы биләмәсендә юридик һәм шәхси эшмәкәрлекне үстерүгә, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар оештырырга бөтен шартлар да тудырылган дип, бүген икеләнмичә әйтергә буладыр. Алар эшенә һәрьяклы ярдәм күрсәтү, дөрес юнәлеш бирү белән махсус орган - эшмәкәрләр советы шөгыльләнә. Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе, эшмәкәрләр советы рәисе Әнвәр Җиһангиров шәхсән үзе...