27 июль 2015 яңалыклары
-
Әнисен кыйнап үтергән
Эчүчелек беркайчан да җүнлегә илтми. 18 июльдә район авылларның берсендә булган җинаятькә дә нәкъ менә әни кешенең хәмер куллануы сәбәп була. Азнакайдан кунакка кайткан 19 яшьлек кызы ачудан аны типкәләп кыйный. Авыр тән җәрәхәтләреннән Әлмәт медсанчастендә әни кеше аңына килмичә җан тәслим кыла. Полиция хезмәткәрләре алдында кыз гаебен таный, аңа...
-
Алтын олау Азнакайдан дәүләт амбарларына китте
Ямь-яшел җәйнең үзгә бизәге булып арыш басулары гәрәбәдәй балкып утыра. "Өзегез, өз!" - дигәндәй, тук башкалар башларын җиргә игән. Табигать быел да игенчеләр алдына зур сынаулар куйды. Республикада беренче булып чәчүгә керешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, өзлексез яуган яңгырлардан соң ялтырап кояш чыгу белән, тагын беренчеләрдән дәррәү уракка төштеләр һәм шимбә...
-
Азнакай районы Стәрле авылында малны күп асрыйлар
Стәрле - районда иң күп терлек асралучы җирлекләрнең берсе. Биредә 255 хуҗалыкта 683 баш эре мөгезле терлек бар. Шуларның 263е савым сыерлар. Күз тимәсен, малларның баш саны артуга таба. Узган ел белән чагыштырганда янә 200ләп башка арткан.
-
Азнакай районы Сәпәй авылында янгын чыккан
Якшәмбе көнне Сәпәй авылы шәхси хуҗалыгында янгын чыкты. "Кызыл әтәч" сарайга да, шул ук вакытта мунчага да зыян салырга өлгерә. Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк. Янгын сагы хезмәткәрләре коры, эссе һәм җилле һава шартларында аеруча сак һәм игътибарлы булырга, янгын кагыйдәләрен катгый сакларга киңәш итә.
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
Инвалид бала тәрбияләүчеләр отпускларын үзләре теләгән вакытта ала алалар
"Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында" 2015 елның 17 июлендә чыккан Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Хезмәт кодексы 262.1 маддә белән тулыланды. Аның нигезендә 18 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләрнең берсе (опекун, попечитель, балалыкка алган әти-әни) ел саен бирелә торган түләүле ялын үзе теләгән вакытта алырга хокуклы. Азнакай...