27 июль 2013 яңалыклары
-
Азнакайда “Автоледи-2013” бәйгесе узды
Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да елдан-ел арталар алар. Гамәлгә кергән традиция буенча, быел да 27 июль көннеә "РОСТО" (ДОСААФ) техника-спорт җәмгыяте базасында автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи-2013" бәйгесе узды. Тулырак язманы...
-
Азнакайда балык тоту буенча ярышлар узды
Район күләмендә ялларны күңелле, файдалы итеп үткәрү максатыннан, төрле чаралар әледән-әле уздырылып тора. Аның чираттагысы 27 июльдә Әгерҗе авылының олы буасында балык тоту бәйрәме буларак үткәрелде. Бу көнне азнакайлылар бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр отты һәм балык ашларыннан авыз итте. Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый алачаксыз.
-
Азнакайда ишек алды бәйрәме чын Сабантуй төсмерен алды
Азнакай шәһәренең Нахимов һәм Лобачевский урамнарында яшәүчеләрнең ишек алды бәйрәме чын Сабантуй төсмерен алды. Хәтта табигать тә мәрхәмәтле булды: коеп яуган яңгырдан соң кичкә таба аязып, кояш җылы нурларын сипте. Бәйрәмне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул шәһәребезнең көннән-көн матурлануын, ишек алларын төзекләндерүгә игътибар артуын, яңа кварталлар барлыкка...