26 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Быел Азнакайда 14 эшсез кеше үз бизнесын ачты
2014 елның 22 сентябренә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 310 кеше тәшкил итте. Ел башына хәл торышы белән чагыштырганда эшсезләр саны 66 кешегә кимегән. Эшсезләрнең белем дәрәҗәсенә килгәндә, 44 проценты һөнәри урта, 30 проценты гомуми урта, 26 проценты югары белемгә ия. Аларның 22 проценты авыл җирлегендә яши. Мәшгульлек үзәгендә исәптә...
-
Азнакай шәһәр судында музей ачылды
Өлкән яшьтәгеләр элеккеге дәвердәге Азнакай халык судының агач йортта урнашкан бинасын хәтерлидер әле. 1931 елның 20 октябрендә нигез салына аңа. Ул чакта әле авыл гына булган Азнакайның иң читендә - Подгорная урамында ук була ул. Эш шартлары җитәрлек түгел, канцелярия кирәк-яракларына да кытлык кичергән чаклар. Суд карарлары документлары төрле форматта,...
-
Азнакай иминият компаниеләре ОСАГО килешүен төзегәндә башка хезмәтләрне мәҗбүри таккан өчен җаваплылыкка тартылды
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан җирле иминият компанияләренең кулланучылар хокукын яклау закончалыклары сакланышы тикшерелде. Иминият компанияләрендә ОСАГО килешүен төзегәндә мәҗбүри рәвештә башка хезмәтләр өчен дә түләтү очраклары бар. Шул уңайдан прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр булды. Тикшерү барышында, 15-18 сентябрь аралыгында иминият компаниясендә өстәмә рәвештә тормыш һәм күчемсез милекне дә иминиятләштерми торып, ОСАГО...
-
Көзен Азнакайда 15 меңнән артык кешегә гриппка каршы вакцина ясарга ниятлиләр
Татарстанда халыкны гриппка каршы иммунизацияләштерү тулы куәтенә бара. Белгечләр сезоны якынлашкан бу авыруның инде ишек шакуын белдерә. Район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимова белән элемтәгә кереп, аның бу хакта тәфсилләбрәк сөйләвен сорадык. - Гриппка каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы - прививка ясату. Ул иң әүвәл...
-
Азнакайда укучылар ГТО нормаларын тапшыра башладылар
Кайсы баланың гына кыю, җитез, көчле булып үсәсе килми икән? Бу хыялларны тормышка ашырырга илебездә кертелгән "ГТО" комплексы ярдәм итәргә тиеш. Яңа уку елы башлану белән мәгариф учреждениеләрендә әлеге уңайдан спорт ярышлары уздырылды, ә 22 сентябрьдән укучылар ГТО нормаларын тапшыра башладылар. Азнакай 1 нче мәктәбенең 5 нче сыйныфлары беренчеләрдән булып...
-
Азнакайда “Маяк” газетасына язылу дәвам итә
"Маяк" газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды. Киләсе ел башыннан район газетасы өегезгә килеп торсын дисәгез, хәзердән үк язылып куярга ашыгыгыз. Исегезгә төшерәбез, дәүләт хезмәтләре порталында "Вакытлы матбугатка язылу" хезмәте дә эшли башлады. Хәзер сез "ТАТМЕДИА" ААҖ басмаларына өегездән чыкмыйча, он-лайн режимда да языла аласыз. Моның өчен "Россия почтасы"...
-
Азнакайда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Районыбызда атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру матур традициягә әйләнде. Анда хуҗалыклар, фермерлар, районнан һәм якын-тирәдән килгән җирле җитештерүчеләр үз продукцияләрен сата. Аның чираттагысы 27 сентябрь, шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең "Алтын алка" боз сарае мәйданында, ә Актүбә бистәсендә базар янында үткәрелә. Анда ит, сөт, яшелчә, бөртекле культуралар, бал...
-
“Өченче буын” спартакиадасында азнакайлылар III урынга лаек булды
Казанда "Өченче буын" дип аталган IV республика спартакиадасы булып узды. Ярыш Җиңүнең 69 еллыгына багышланган иде. Һәр гаиләдә сугыш хатирәләрен яңартырлык истәлекләр бар. Ярышның финал өлешендә республиканың 43 районыннан һәркайсы 12 кешедән торган команда катнашты. Ярышта катнашучылар үзләренең өлгерлекләрен күрсәттеләр. Шәһәрләр арасында 1нче урынны Казан шәһәре командасы яулаган булса, азнакайлылар...