26 апрель 2013 яңалыклары
-
Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Ул моннан йөз еллар элек хезмәт ияләренең үз хокуклары өчен көрәшендә бердәмлек көне буларак барлыкка килгән. Бүген исә 1 Майны тынычлык һәм килешү көне буларак билгеләп үтәбез. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестән дә иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Яз белән табигать тә яңара, ямьләнә. Азнакайлылар тырышлыгы белән шимбә...
-
Шәһәрдә язгы чистарыну эшләре ныклы контрольгә алынды
Оешма-предприятиеләр зур оешканлык белән өмәләр уздыра, урамнарны төзекләндерә. Ләкин хезмәт коллективлары һәм ТСЖ хезмәткәрләренә генә салынырга ярамый. Без, шәһәрдә, авылларда яшәүчеләр дә, бу мөһим, уртак эштән читтә калмасак иде. Ә бит күпвакыт чүп-чарны кая туры килә, шунда ташлап китәбез. Ә инде пакетка тутырган чүпне, буш шешәләрне фатир тәрәзәсеннән яки балконыннан...
-
Чернобыль әфәте кабатланмасын!
1986 елның 26 апрелендә, Чернобыль атом электр станциясендә авария булды. Масштаблары һәм нәтиҗәләре буенча ул егерменче гасырның иң зур әфәтенә әверелде. Бу катастрофа йөзләгән мең кешеләрнең язмышына кагылды. Бары Россия Федерациясендә генә дә 57 мең кв. чакрым җир радиокатив зарарланды, 2,3 миллион кеше зыян күрде. Радиация тагын да күбрәк мәйданны...
-
Кайнар телефон линия
ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге 30 апрельдә "Бердәм дәүләт хокук реестрыннан белешмәләр бирү" дигән темага кайнар телефон линиясе үткәрә. Әлеге мәсьәлә буенча сорауларыгызны 7-65-05 телефоны буенча 9.00-11.00 сәгатьләрдә 1 нче разрядлы белгеч Лилия Марсель кызы Гәрәевага бирә аласыз.
-
Кыскача
Кичә Азнакайга XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада дирекциясе вәкиле Алина Ткаченко килде. Утырыш вакытында ул 6-17 июль көннәрендә Казанда узачак Универсиаданың спорт һәм мәдәни программасы белән таныштырды, студент уеннарын карау мөмкинлеген бирүче билетлар белән таныштырды. Универсиада уты 21 июнь көнне безнең шәһәргә дә киләчәк. *** Сишәмбе көнне "Маяк" газетасы редакциясе җитәкчелеге...
-
Ярдәм телефоннарын исегезгә төшерәбез
Май башында илебез гадәттәгечә 2 зур дәүләт бәйрәмен билгеләп үтә: 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме һәм 9 Май - Җиңү көне. Белгәнебезчә, бу көннәрдә күп кеше катнашында массакүләм чаралар оештырыла. Шуңа күрә халыкның аеруча игътибарлы, уяу булуы сорала. Шул нәүбәттән Азнакай шәһәре һәм районы буенча ашыгыч ярдәм телефоннарын...
-
Районыбызның Әлкәй авылында туган Нәфисә Мөхәммәтшинага шушы көннәрдә 100 яшь тулды
Ишле гаиләдә үскән Нәфисәгә дүрт сыйныфны тәмамлау белән колхозда эшләргә туры килә. 1934 елда авылдашы Хәсәнша белән язмышларын бәйлиләр. Бәхетле гаилә тормышы күген сугышның кара болыты каплый. Ирен фронтка озатканда, Нәфисә берсеннән-берсе кечкенә өч баласы белән кала. Әмма үзеңне кызгандырыр чор түгел. Җигелеп колхоз йөген тартасы, кич утырып сугышчыларга оекбаш,...