25 февраль 2014 яңалыклары
-
Азнакай поликлиникасында сменага 1640 кешегә хезмәт күрсәтелә
Кеше бар яклап сәламәт булса гына яшәүдән мәгънә, тәм таба, эше дә гөрләп бара. Ул бераз какшап китсә, без, әлбәттә, иң беренче чиратта сырхауханәгә, авыл медпунктларына юл тотабыз. Бүгенге көндә җирлегебездә 273 койкалы киң профильле стационар, бер сменада 1640 кешегә хезмәт күрсәтүче поликлиника, Актүбәдә 30 койкалы, Тымытыкта 7, Вахитов һәм...
-
Азнакайга инвалидлар өчен 360 протез-ортопед эшләнмәләр кайтарылды
Сүз дә юк, физик мөмкинлекләре чикләгән кешеләргә һәр хәрәкәт үзе бер олы җиңү ул. Алар тормыш-көнкүрешләрен бераз булса да җиңеләйтүдә техник тернәкләнү чараларына (коляскалар, махсус таяклар, матрац-мендәрләр, ишетү аппаратлары һ.б.) мохтаҗ. Узган ел 393 инвалид барлыгы 1033 җайланма белән тәэмин ителде. 191 кешегә 360 данә протез- ортопед эшләнмәләр кайтарылды.
-
Азнакайда комиссия бурычлары күп җыелган фатирларга рейд үткәрде
Азнакай муниципаль районында ЖКХ хезмәтләре өчен халыктан аласы әҗәт бүген инде 56 миллион сумнан артып китә. Шуның яртысыннан күбрәге шәһәрнең күпкатлы йорт фатирларында яшәүчеләргә туры килә. Азнакай муниципаль район башкарма комитетында торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләрне ачыклау һәм җыелган әҗәтләрне эзләп алу буенча даими комиссия эшли. Берничә көн элек ул,...
-
Азнакайда III кышкы спартакиадада Тымытык авыл җирлеге спортчылары җиңү яулады
Азнакай муниципаль район авыл яшьләренең инде традициягә кереп киткән III кышкы спартакиадасы быел Кәкре Елга авыл җирлегендә узды. Яшьләр бәйгесенең беренчесе моннан нәкъ өч ел элек, 23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан, Тымытык авылында үткәрелгән иде. Эстафетаны алардан әсәйлеләр кабул итте. Ул еллардагы спартакиадаларда 400-500 тирәсе кеше генә катнашкан...
-
Яшь авыл хуҗалыгы производствосы мастерлары Азнакайда эшкә калачак
Быел Леногорск политехник көллияте Азнакай филиалының "Авыл хуҗалыгы производствосы мастеры" бүлеген 56 укучы тәмамлый. Бүгеннән аларның приозводство практикасы башлана. Кичә алар район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре белән очрашты һәм практикадан соң эшкә дә калырга мөмкин булган урыннарга билгеләнделәр. "Кадрлар үзебезнең районга да бик кирәк, мондый зур армияне читкә таратырга...
-
ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов азнакайлыларны кабул итә
28 февральдә 17.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен тел. 7-01-92.
-
Азнакайда балык тоту буенча ярышлар узачак
Ялларны күңелле, файдалы итеп үткәрү максатыннан, җирлегебездә төрле чаралар даими оештырылып тора. Аның чираттагысы 1 март көнне Ык елгасы култыгында (Тымытык авылы янында) балык тоту бәйгесе буларак уздырыла. Әлеге бәйгедә һәркем үз бәхетен сынап карый алачак. Күтәренке кәеф һәм яңа тотылган балыктан тыш җиңүчеләрне бүләкләр дә көтә, дип хәбәр итә...
-
Азнакайда салкын һава сакланачак
Татарстан синоптиклары әлеге атнаның беренче яртысында Азнакайда салкын һава сакланачак, дип фарызлый. Бүген көндез болытлы һава, урыны белән аязучан, кар явуы ихтимал. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе. Һава температурасы 11-17 градус суык, аязганда - -20 градус. Азнакайда кояш болытлар арасыннан чәршәмбе көнне...