24 декабрь 2014 яңалыклары
-
Россия Пенсия фонды 2015 елда пенсияләрне 9,8 процентка индексацияли
2015 елда картлык буенча пенсия күләме 13 мең сумга якын тәшкил итәргә мөмкин, дип белдерде Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов бүген фонд идарәсе утырышында. Ул билгеләп үткәнчә, 1 февральдә пенсияләр индексацияләнәчәк, бюджетта 7,5 процентка индексацияләү ниятләнгән, әмма хәзердән үк инфляциянең әлеге күрсәткечтән югарырак булуы аңлашыла. "Икътисади үсеш министрлыгының...
-
“Маяк” газетасының 2015 елның беренче яртыеллыгына язылырга өлгер
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу тәмамланырга санаулы көннәр генә калды. Алда торган яңа ел мәшәкатьләре белән ул көннәрнең үткәне сизелми дә калырга мөмкин. Киләсе ярты елда да район хәлләреннән хәбәрдар булыйм дисәгез, район газетасына язылып калырга ашыгыгыз! Бердәм булыйк, бергә булыйк!
-
Азнакайда профсоюз рәисләре белән семинар узды
Азнакай район Советының утырышлар залында профсоюз рәисләре, хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәрләр белән хезмәтне саклау проблемаларына багышланган семинар уздырылды. Татарстан профсоюзлары федерациясе оештырган әлеге киңәшмәдә катнашучыларны Республика предприятиеләрендә хезмәтне саклауның торышы белән федерация рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм бүлек җитәкчесе-баш хезмәт техник инспекторы Ирина Андина таныштырды, чарага килүчеләрнең күп кенә...
-
Азнакай шәһәр чаңгы базасында кышкы сезон ачылуга багышланган спорт бәйрәме узачак
Җирлегебездә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора. 27 декабрьдә шәһәрнең чаңгы базасында Азнакай һәм район предприятие, оешма, учреждениеләре арасында кышкы сезон ачылуга багышланган спорт бәйрәме була. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.
-
Кистең дә, алып кайттың түгел
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан район урманчылыгында закончалыкларның үтәлеше тикшерелде. Россия Федерациясе урманчылык кодексы буенча гражданнар агач материалларын ягулык, төзелеш материаллары һәм башка мәнфәгатьләрдә куллана ала. Бу уңайдан сату-алу турында килешү төзелә. Татарстан Республикасы дәүләт казна учреждениеләре тарафыннан гражданнарның агач материалларын максатчан куллану-кулланмавы контрольдә тотыла һәм тикшерүләр уздырыла. Шундый тикшерүләрнең берсендә...
-
Төп ставка 17 процент булганда, ипотеканы җәелдерү бик авыр, әле гомумән мөмкин булса – Путин
Төп ставка билгеләнгән вакытта, Россия Үзәк банкы тарафыннан илдә ипотеканы җәелдерү бик авыр булачак. Ставка үзгәрешсез калган очракта, Хөкүмәткә ипотекаларга ярдәм чаралары турында уйланырга туры киләчәк. Бу хакта бүген Мәскәүдә уза торган матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин белдерде. "Төп ставка 17 процент булганда, ипотеканы үстерү бик авыр, әле гомумән...
-
Азнакайдан Лилия Тимерова: “Әтиемнең хыялын тормышка ашырдым”
Кояш кебек көләч, ягымлы Лилия Тимированың скрипкада өздереп уйнавы кемнәрнең генә күңел кылларын тибрәндерми калыр икән! Азнакай сәнгать мәктәбе укытучысы, танылган "Квартет" төркеменең алыштыргысыз солисты һәм уңган хуҗабикә, ике бала әнисе Лилиябез быел "Нечкәбил" республика конкурсында икенче урынны яулады. Әйдәгез, аның белән якыннанрак танышыйк әле. - Лилия, җырга-моңга мәхәббәт каян...
-
Азнакайда хәбәрсез югалган Нәфис Гыйльфановны эзлиләр
Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хәбәрсез югалган 1975 елгы Гыйльфанов Нәфис Насих улын эзли. Ул быелның 9 декабрендә Туйкәдән Азнакайга дип чыгып китә һәм шуннан бирле аның кайда икәне билгесез. Шартлы билгеләре: карап торышка 45-50 яшьләрдә, буе 165-170 сантиметр чамасы, уртача гәүдәле, ачык коңгырт чәчле, соры күзле....