23 декабрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайда гимназистлар балы узды
Гимназия укучылары башкалардан бәхетлерәк. Нәрсә белән дисезме? Биредә менә өченче елын гимназистлар балы үткәрелә. Ни өчен бәхетлерәк икәнен аңлар өчен бу балны үз күзләрең белән күрү кирәктер. Яңа ел могҗизасы биредә ишек алдыннан ук башлана. Төсле утлар белән җемелдәүче чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләп каршы ала. Фойеда...
-
“Бердәм Россия” Кыш бабае кунакка чакыра
25 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) 10 яшькә кадәр балалар өчен "Бердәм Россия" Кыш бабае кунакка чакыра" акциясе уздырыла.
-
Азнакайда ярминкәләр дәвам итә
Бәйрәм табыннарына үз җирлегебездә җитештерелгән, сыйфатлы һәм файдалы продукция аласыгыз килсә, 26 декабрь, шимбә көнне Азнакай шәһәре Боз сарае алды мәйданында узачак авыл хуҗалыгы ярминкәсенә рәхим итегез! Җирле җитештерүчеләребез сезгә ит, сөт, ярма, он, бал, яшелчә һәм башка төр азык- төлек тәкъдим итәчәк.
-
Азнакай фермеры Илзирә Габидуллина “Иң яхшы гаилә фермасы” республика бәйгесендә җиңү яулады
Районыбызда фермерлык эшчәнлеге елдан-ел киңәя бара. Фермерларыбыз төрле бәйге, программаларда да актив катнашалар, приз, грантлар оталар. Бу көннәрдә Ирекле авылы фермеры Илзирә Габидуллина "Иң яхшы гаилә фермасы" республика бәйгесендә җиңү яулады. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан