23 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакайдан 2 яшьлек Рания Фәсахова республикакүләм иҗат бәйгесенең әлегә иң нәни катнашучысы
Азнакайның "Айсылу" балалар бакчасына йөрүче 2 яшьлек Рания Фәсахова республикакүләм иҗат бәйгесенең әлегә иң нәни катнашучысы. «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы - «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Әнием-кояшым!» республикакүләм иҗат бәйгесен уздыра. Ул балалар иҗатын үстерү, әниләргә игътибар күрсәтү максатыннан оештырыла. «Әнием-кояшым» бәйгесендә балалар бакчасына йөрүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары...
-
Иртәгә Азнакайда "Замана әнисе - 2017" бәйрәме узачак
24 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Азнакайның Яшьләр үзәгендә (Мәрҗәни урамы, 22) "Замана әнисе - 2017"чарасы узачак. Үзәк хезмәткәрләре азнакайлыларны чарада катнашырга һәм бу матур тамашаны карарга чакыра. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмаячак. Белешмәләр өчен телефон - 7-22-73.
-
Азнакай халкы географик диктантны бу якшәмбедә язачак
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) 2015 елдан башлап рус географик җәмгыятенең попечительләр советы рәисе Владимир Путин инициативасы буенча ил күләмендә географик диктант үткәрә. 2017 елда ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала, дип хәбәр итә район башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева. Азнакай муниципаль районында диктант язу мәйданчыгы итеп...
-
Азнакайда гараж өчен бүлеп бирелгән җир участокларының язмышын хәл итәләр
(Азнакаево, aznakaevo-rt.ru) ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев Азнакай халкын кабул итте. Очрашуда сүз "Автомобилист" җәмгыяте карамагында булган гараж һәм җир участокларының киләчәк язмышы хакында барды. 70 нче елларда бүленеп бирелгән әлеге милекләрнең хуҗалары бүгенге көндә билгесез. Гаражларның ташландык хәлгә килүе куркынычсызлык проблемаларын китереп чыгармасын өчен депутатлар шәһәрнең башкарма комитеты...
-
“Азнакай гүзәлләре” Таллы Бүләк әниләрен тәбрикләде
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) "Юлдаш" агитбригадасы Таллы Бүләк авылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан концерт куйды. "Азнакай гүзәлләре" триосы башкаруында якташ шагыйрьләр һәм композиторларның әниләргә, туган якка багышланган җырлары яңгырады, виртуоз баянчы Азат Вәлиев татар халык көйләрен башкарды. "Маяк" газетасы хезмәткәре Резеда Шәрипова газетаның сәхифәләре, язылу компаниясе белән таныштырды, залдагы нәни кунакларга...
-
Яшь биюче Ләйлә Ибраһимова Азнакай данын еракларга таныта
Азнакайда иң сәләтле балалар яши дисәң, һич арттыру булмас. Әледән-әле төрле бәйгеләрдә яулаган җиңүләре моны ачык дәлилли. Гимназиянең 4 нче сыйныфында укучы Ләйлә Ибраһимованы да районыбызда гына түгел, республикада һәм тирә-як өлкәләрдә оста биюче буларак таный башладылар. Ул 3 яшеннән бирле Балалар иҗат үзәгендә Фәйрүзә Кадырмаева төркемендә хореография белән шөгыльләнә,...
-
БҮГЕН Азнакайда: ЛАНДЫШ + МӨНИР = ӘПИПӘ ШОУ
"Әпипә" татар халык җыры! Ә "Әпипә шоу" нәрсә ул, дисезме? Ул да шул ук халык җыры, тик менә бу җырга Ландыш Нигъмәтҗанова белән Мөнир Рахмаев килеп кушылса ул, һичшиксез, "Әпипә шоу"га әйләнәчәк! Сүз нәрсә турында бара дисезме? Тыңлагыз! Дөресрәге, тиз генә тыңлап алыгыз да, шунда ук БҮГЕН АЗНАКАЙ район һәм...