23 июль 2015 яңалыклары
-
Азнакай диңгезчеләре митингка җыела
Кайчандыр дөнья океаннарын гизгән ир-егетләребез ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә Россия Хәрби Диңгез Флоты көне уңаеннан бәйрәм митингына җыела. Әлеге тантаналы чара быел "Татарстан" мәйданында 10.00 сәгатьтә узачак. Җиңү мәйданындагы мемориалга хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташ диңгезчеләребез истәлегенә чәчәкләр дә куелачак.
-
Азнакайда Президентның торак программалары тормышка ашырыла
"Йорт салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы", - дигән ди берәү. Әмма бүгенге көндә кесәсе калын кеше өчен генә ансат эш ул. Ә яңа гаилә коручыларга, аз хезмәт хакына көн күрүчеләргә чынга ашмас хыял кебек үз куышыңны булдыру. Республикада социаль юнәлештә Президентыбызның утыз программасы эшли. Шуның өчесе нәкъ менә шундый...
-
“Маяк” газетасы республика бәйгесендә катнаша. Тавыш бирәбез!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
Азнакайда ветераннарны хөрмәтлиләр
Кан басымым югары булу сәбәпле, урамга гел чыкканым юк. Ә бер көнне "Универсал" торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Элеонора Алчина килеп керде дә: Рәхилә апа, күтәреп булса да алып чыгабыз, - дип урам бәйрәменә чакырды. И, ул бәйрәмнең күңеллелеге... Сүз белән генә әйтеп аңлата торган түгел. Тормыш иптәшем Илин Якупов белән...
-
Азнакайда «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе старт алды
Республикабызда «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе старт алды. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2013 елда башланган иде. Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, районыбызда да туган мәктәбенә гомерләре буе рәхмәтле булып, ярдәм итүчеләр җитәрлек. Ремонт эшләрендәме, уку кирәк-яраклары, башка әсбаплар белән ярдәмме - берсе генә дә артык түгел бүгенге көндә. Бу акциядә...
-
"Маяк"ка 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылу башланды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...